«Гайдар сукмагыннан»: әдәби сәяхәт (6+)

22 гыйнварда 10 нчы санлы китапханә мәктәп укучыларын «Бүген Гайдарны укыйбыз» III Халыкара челтәрле акциясендә катнашу кысаларында «Гайдар сукмагыннан» исемле әдәби сәяхәткә чакырды. Әлеге акцияне, А.П.Гайдар иҗатын популярлаштыру максатыннан, А.П.Гайдар исемендәге Калуга шәһәренең үзәк балалар китапханәсе оештыра.   
Яшь китап сөючеләр китапханәче белән берлектә слайд-презентация ярдәмендә язучы А.П.Гайдарның легендар тормыш юлы буйлап әдәби сәяхәт кылды. «Гадәти булмаган вакытта гадәти биография», – менә шулай дип яза 14 яшендә Гражданнар сугышы фронтларында көрәшкән, 17 яшендә полк белән командалык иткән, ә 20 яшендә запастагы солдатка әйләнгән, тормышның ачысын-төчесен татырга өлгергән егет. 
Шуннан соң укучыларның игътибары А.П.Гайдар иҗатына юнәлтелде. Балаларга язучының классик әдәбиятка әверелгән әсәрләре турында сөйләделәр. Автор әсәрләре буыннан-буынга яратып укыла. Аның китапларын кат-кат укыйлар, ә китап геройлары яхшылыкка, мәрхәмәтлелеккә, бер-береңә ярдәм итәргә, шулай ук Ватанны яратырга өйрәтә.
Авторның танылган «Тимур һәм аның командасы» повестена тулырак тукталдылар. Укучылар тимурчылар, аларның игелекле эшләре һәм гамәлләре турында зур кызыксыну белән тыңлады. Китапханәченең чыгышы китапның балаларда кызыксыну уяткан өзекләрен кычкырып уку белән үрелеп барды. Укулардан соң, китап сөючеләргә әсәрнең төп мәгънәсе һәм баш геройларның гамәлләре турында фикер алышу өчен сораулар тәкъдим ителде. 
Чара барышында катнашучылар А.П.Гайдар китаплары битләрендә тудырылган мавыктыргыч дөньяга кереп чума алды, шулай ук зәңгәр экран аша аның иҗаты белән танышты. Балаларга «Тимур һәм аның командасы» кинофильмыннан өзекләр, язучы тормышының соңгы елларына багышланган «Сезнең белән калам» нәфис фильмыннан өзекләрне кулланып, «Гайдарга салют!» җырына видеоклип күрсәтелде. Чараны язучының китап күргәзмәсе бизәде. 
Әдәби сәяхәткә нәтиҗәләр ясап, китапханә хезмәткәрләре катнашучыларга акциядә активлык күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде. 

#читаемГайдарасегодня2021

Поделиться: